ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме . Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүзбикә  һәм Кыш Бабай бәйрәмнең кунаклары булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,уйнап куңел ачтылар. 

29 март көнне Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Айгөл Саттарова  җитәкчелегендә кече яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!» спорт чарасы узды.  Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Аерым, бәйрәм атмосферасы булдырылды, чөнки күптән түгел Пекиндагы Олимпиада узды, һәм күп кенә балалар спортчыларның әти-әниләре белән чыгышларын карадылар. Шуңа күрә ярышларга һәм хәрәкәтле уеннарга карата кызыксыну бик югары иде.  Чара барышында тәрбияләнүчеләр хәрәкәтләрне координацияләүне, игътибар, хәтер, төрлелекне үстерделәр, дустанә һәм команда рухын тәрбияләделәр, Пекин Олимпиадасында булган спорт төрләрен кабатладылар. Чара бик күңелле һәм истә калырлык булды.

Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Югары Кибәхуҗа авылында укучылар белән Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтелде. Бәйрәм күмәк уеннар, матур җырлар, чтәлекле шигырьләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп барды.

29 мартта Теләчедә Иҗтимагый тәртип саклау буенча "ФОРПОСТ" мәктәп берләшмәләре Спартакиадасы үткәрелде. Әлеге ярышта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы өченче урын яулады. 10 сыйныф укучысы Дәүләтшин Р. пневматик винтовкадан ату буенча икенче, граната ату буенча өченче урын алды. 9 сыйныф укучысы Гайнуллина К. автомат сүтү, җыю буенча икенче урын, Галимова Г. ату буенча өченче урын яулады. Мәктәп командасы экстремаль чаңгыда икенче, канат тартуда өченче урынга лаек булды. Спартакиадада катнашкан укучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез, киләчәктә уңышлар телибез!

Укучылар  машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка  сүтеп-җыю, пневматик  мылтыктан  ату, экстремаль чаңгыда йөрү, граната ату,  аркан тартуда үз көчләрен сынадылар. Машина йөрү осталыгын күрсәтү төрендә  Зарипова Нурзилә- 3 урын,  граната атуда Вахитов Рәмис - 2 урын, Зиганшина Румия - 3 урын, ә  экстремаль чаңгыда йөрү буенча Иске Җөри укучылары 3 урынга лаек дип табылды. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Конференциядә катнашырга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгәннәр иде.  Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары да әле конференциядә катнаштылар. Химия һәм биология укытучысы Зарипова Айрат Шәйдулла улы "Туган якны өйрәнүдә укучы яшьләрдә экологик, географик алымнар куллану" секциясендә , ә инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы " Экологик, географик алымнарны белем бирү процессында куллану" секциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар грамота белән бүләкләнделәр һәр конференция эшләре җыентыкта басылып чыкты. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Балалар өчен бассейнга бару зур шатлык. Безне бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрделәр, киенү-чишенү бүлмәләрен, душ бүлмәләрен күрсәттеләр, балаларга жилетлар киендерергә булыштылар, балаларның куркынычсызлыгын күзәттеләр. Рәхмәт аларга! Балалар яхшы ял иттеләр. Кемдер суга беренче тапкыр чумды, ә кемдер бу эштә яңа кеше түгел. Су коенганнан соң барысыннан да бер сорау яңгырады: «Ә без кабат бирегә кайтабыз?"Балалар өйгә кайтып барган юл буе бассейннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар: «Ниһаять, без бассейнга бардык!» , "Нинди чиста һәм җылы су", "Ничек күңелле йөзәргә ю!"Балалар түземсезлек белән киләсе сәфәрне көтә.

Бәйрәм барышында ханымнар "Коймаклар" hәм “Кайнар чәй" командаларына бүленеп чәй темасы буенча төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичәдә милли бәйрәмнәр искә төшерелде, табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде.

   Элек-электән татар халкы кунакчыллык сыйфаты белән аерылып торган. Һәр катнашучы үзе белән милли ризык алып килде һәм башкаларга тәкьдим итте, пешерү серләре белән уртаклашты.
Шулай итеп, "Самовар янында кунакта" бәйрәме халкыбызның гореф-гадәтләреннән саналган, кунакчыллыкны күрсәтүче бик матур чара булды.

Бөтендөнья театр көне ел саен-27 мартта билгеләп үтелә.  Айдар авыл мәдәният йорты да театрлар бәйрәменнән читтә калмады. Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә «Театр иленә сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, анда Рус һәм чит ил театры тарихы, Казан театрлары турында иң яхшы басмалар тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә "Сәхнә"үзешчән театр коллективы турында альбомнар ,афишалар тәкъдим ителде.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Теләче районы прокуратурасы ТР Теләче районының бер хуҗалыгында (СХППК ) хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.

СХППК хезмәткәрләренә планнан тыш инструктажлар үткәрелмәгән, предприятиедә йөкләрне урнаштыру хокук бозулар белән башкарылган, һәр стеллажда, стеллаж киштәләренә рөхсәт ителгән йөкләнешнең зурлыгы күрсәтелми; хезмәтне саклау белән идарә итү системасын булдыру һәм эшләтү тәэмин ителмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International