ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы биләмәсендә «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында район спартакиадасы булып узды.

2022 елның 1 апреле, җомга

Укучылар  машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка  сүтеп-җыю, пневматик  мылтыктан  ату, экстремаль чаңгыда йөрү, граната ату,  аркан тартуда үз көчләрен сынадылар. Машина йөрү осталыгын күрсәтү төрендә  Зарипова Нурзилә- 3 урын,  граната атуда Вахитов Рәмис - 2 урын, Зиганшина Румия - 3 урын, ә  экстремаль чаңгыда йөрү буенча Иске Җөри укучылары 3 урынга лаек дип табылды. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International