25 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның "Ак калфак"лары белән "Самовар янында кунакта" дигән чара узды.

2022 елның 1 апреле, җомга

Бәйрәм барышында ханымнар "Коймаклар" hәм “Кайнар чәй" командаларына бүленеп чәй темасы буенча төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичәдә милли бәйрәмнәр искә төшерелде, табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде.

   Элек-электән татар халкы кунакчыллык сыйфаты белән аерылып торган. Һәр катнашучы үзе белән милли ризык алып килде һәм башкаларга тәкьдим итте, пешерү серләре белән уртаклашты.
Шулай итеп, "Самовар янында кунакта" бәйрәме халкыбызның гореф-гадәтләреннән саналган, кунакчыллыкны күрсәтүче бик матур чара булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International