Теләче районы прокуратурасы хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклады.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Теләче районы прокуратурасы ТР Теләче районының бер хуҗалыгында (СХППК ) хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.

СХППК хезмәткәрләренә планнан тыш инструктажлар үткәрелмәгән, предприятиедә йөкләрне урнаштыру хокук бозулар белән башкарылган, һәр стеллажда, стеллаж киштәләренә рөхсәт ителгән йөкләнешнең зурлыгы күрсәтелми; хезмәтне саклау белән идарә итү системасын булдыру һәм эшләтү тәэмин ителмәгән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү кооперативында, хезмәт законнарын бозу очраклары, җаваплы вазыйфаи зат тарафыннан җибәрелүе ачыкланды.

 Район прокуратурасы тарафыннан әлеге факт буенча тикшерү материаллары РФ КоАП 5.27.1 статьясы буенча (федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында булган хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләрен бозу) административ хокук бозу турындагы эшне карау өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

 

Теләче районы прокуроры ярдәмчесе                         Б.М.Билалов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International