Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән милли бәйрәмнәре.

2022 елның 1 апреле, җомга

Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Югары Кибәхуҗа авылында укучылар белән Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтелде. Бәйрәм күмәк уеннар, матур җырлар, чтәлекле шигырьләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International