Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.

2022 елның 1 апреле, җомга

Конференциядә катнашырга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгәннәр иде.  Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары да әле конференциядә катнаштылар. Химия һәм биология укытучысы Зарипова Айрат Шәйдулла улы "Туган якны өйрәнүдә укучы яшьләрдә экологик, географик алымнар куллану" секциясендә , ә инглиз теле укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы " Экологик, географик алымнарны белем бирү процессында куллану" секциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар грамота белән бүләкләнделәр һәр конференция эшләре җыентыкта басылып чыкты. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International