29 март көнне Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.
Әлеге конференция Шәтке авылының мәдәният йортында тантаналы рәвештә укучы-волонтерларның чыгышы белән башланып китте. Аларның чыгышы да экологик культура, табигатьне саклау темасын яктыртты. Соңыннан мәктәпнең күп еллар дәвамында алып барылган экологик эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. әлеге конференциядә “ Балалар күзлегеннән экология-бакчада экологик тәрбия бирү алымнары” темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.