2022 елның 28 март көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Әбүбакирова Асылбикә Гимади кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.