ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бүләк итәм – 2022” республика конкурсының район туры узды. Конкурста 7 өстәмә белем бирү педагогы читтән торып катнашты. Беренче урынга Балалар иҗат үзәгеннән Галимзянова Ф.Г., спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән Назмутдинов А.Г. лаек булдылар. Аларның эшләре конкурсның икенче этабына җибәрелде.

Иске Җөри авылы китапханәсендә “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды. Китапханәдә  балалар белән Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән  әдәби сәгать узды. Балаларга халкыбызның милли киемнәре булган калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч турында мәгълүмат бирелде. Балалар халкыбызның милли киеме булган читек рәсемен буядылар, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар.Чара ахырында “Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

25 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар анда татар халкының милли хәзинәләре белән танышты, әкиятләр укыды, сынлы сәнгать күргәзмәсен карады. Кичә ахырында халкыбызның күмәк уеннары уйналды. Күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән һәркем канәгать калды.

25 февраль  көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы Татарстан Республикасының мәгълүмати технология үзәге тарафыннан оештырылган  Татарстан Республикасы электрон мәгарифенең дәүләт магълүмат системасы кулланучылары өчен оештырылган дистацион укуларында катнашты.

Ачы мәдәният йортында «Кешелек уллары-Ватан сагында»дигән спорт программасы булып узды. Анда 2 команда "Шук кызлар» һәм «Уңган егетләр"катнашты. Чара командаларны сәламләү һәм команда капитаннары өчен аерым биремнәр белән башланып китте. Спорт программасы төрле кызыклы уеннардан торды:» Меткий лучник«,» Эзтабар«,» армия кухнясы " һ.б. Конкурс программасы тәмамланганнан соң хәрби тематикага җырлар җырладылар һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Бөтендөнья туган тел көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тел язмышы – милләт язмышы” дигән викторина үткәрделәр.   Ел саен бу бәйрәмне бәйрәм итү кысаларында төрле илләрдә төрле чаралар уза. Укучыларга викторина барышында татар халкының гореф - гадәтләрен саклау, үстерү, үткәннәр турында мәгълүматны ничек тапшыру турында сөйләделәр. Балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен туган тел иң шифалы чыганак икәнлеге аңлатылды. Балалар актив катнаштылар. “Табышмак әйтәм тап” табышмакларында уйнадылар.

23 февраль көнне Сауш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен программасы үткәрелде, анда 13 кеше катнашты. Уен программасы барышында балалар иҗади эшчәнлеге, спорт белән кызыксыну, туган илгә мәхәббәт, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләнде, бик күп конкурслар үткәрелде.

23 февраль көнне Ачы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россия солдатлары алдында баш иябез " дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Ир-егетләр армия көннәрен искә төшерделәр, конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар: тизлек белән бортянкалар чолгадылар, ярмалар җыйдылар, хәрби җырларны таныдылар һәм аларны жырладылар . Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Һәркем истәлекле бүләк алды. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

24 нче февраль  көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды. Балалар биеделәр, җырладылар, әтиләре белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте .

Шәдке балалар бакчасының балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International