ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә чираттагы бәйгенең нәтиҗәсе билгеле булды. Хабибуллин Р. Һәм Галиуллин А.“Туган телем – серле тел” IX төбәкара интернет-бәйгедә үз яшьтәшләре арасында «Туган ягым – моңлы бишек» номинациясендә  мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Икесе дә якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Бәйгенең максаты - катнашучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкы язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау һәм тарату, балаларда сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү,

сөйләм жанрының үзенчәлекле, талантлы башкаручыларын ачыклау, конкурста катнашучыларның сәнгать һәм артистлык сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү иде.

Балаларның киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе «саннар дәресе» проектында катнашты . 2022 елның 14 февраленнән 6 мартына кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының санлы трансформация һәм зур мәгълүматлар Департаменты карары буенча (алга таба-Департамент) Россия мәктәпләрендә  « Цифрлы сәнгать: ИТ дә музыка» дигән темага дәрес үткәрергә тәкъдим ителде (алга таба – дәрес, проект). Проект материаллары педагогларга информатика, Математика, Музыка һәм физика дәресләре үткәрү өчен тәкъдим ителде. Проект дәресләре шулай ук өстәмә түгәрәкләр, сыйныф сәгатьләре, өй биремнәре кысаларында, шулай ук балалар белән нәтиҗәле шөгыльләнү максатыннан ата-аналарга тәкъдим ителергә мөмкин.

Әбде авыл китапханәсендә  укучыларга кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан «Живой язык, родное слово!» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Катнашучылар  китап күргәзмәсе белән танышты, кызыксынып презентация карады, тел турында  сорауларга җавап бирде, сүзләрдән мәкаль җыйды, кроссвордлар чиште. Чара шигырьләр уку белән тәмамланды.

Олы Нырсы авыл китапханәсе, Халыклар сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышлап, балалар өчен «Татар халык әкиятләре» дип исемләнгән темага викторина әзерләде. Әсәрләрдән өзекләр буенча балалар әкиятне, геройны яки әлеге өзекне тасвирлаган вакыйганы әйтеп бирде. Викторина вакытында балалар үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен һәм катлаулы сорауларга җавап биргәндә үз белемнәрен куллана белүләрен күрсәттеләр, ә иң мөһиме, китап укуга кызыксынуларын арттырдылар.

Олы Мәтәскә  балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар көне" билгеләп үтелде. Балалар әтиләре өчен видео-котлау әзерләделәр, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр, үз куллары белән бүләк әзерләделәр. Бәйрәмнән соң, түгәрәк өстәл артында "Ватанны саклаучылар көне" турында тирәнтен сөйләшү алып барылды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм зур кызыксыну белән бәйрәмнең тарихын тыңладылар. 

Балалар иҗат үзәге базасында “Яшь педагоглар мәктәбе” утырышы булып узды. Өстәмә белем бирү педагоглары: Нуртдинова Р.С., Солонцов М.А, Гарипова Г.Г., Набиуллина Р.Р. мастер-класслар күрсәттеләр.

2022 елның 24 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Гәйнетдинова Гандәлиф Хәсән кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гандәлиф  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә  Галимова hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Шул уңайдан Роза  апага Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!” исемле КВН – кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта егетләр көч сынаштылар. Алар үзләрен тапкырлыкта, житезлектә, бар яктан күрсәттеләр. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрберсенә кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.

Бу бэйрэм Ватанны, узенне гаилэсен, дусларын, якыннарын саклау мы хэм яклаучы ир-егетлэребезгэ багышланган. Шул унайдан Югары Мэтэскэ авыл клубында Кышкы спартакиада булып утте. Бэйрэм кичэсе бугенге кондэ армия сафларында хезмэт итуче Фасхиев Ильсафнын авылдашларына махсус жибэргэн хатын уку белэн башланып китте. Аннан сон анын этисе улы хормэтенэ бик матур жыр башкарды.Концерт номерлары белэн чиратлашып спорт уеннары башланып китте. Авылыбызнын ир-егетлэре уеннарда активлык курсэттелэр хэм призларга лаек булдылар. Фойе да Шифалы улэннэрдэн ЭЗЕРЛЭНГЭН чэй эчеп, Яна пешкэн кайнар коймаклардан авыз итеп, кичэ нен уткэне сизелми дэ калды. Катнашучылар кутэренке кэеф белэн ойлэренэ таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International