ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Авыл фельдшере Сиринә Гараева «Сәламәтлекне югалтсаң – барысын да югалтасың», “Зиһенгә богау” дигән темаларга чыгыш ясады. Әңгәмә барышында китапханәче чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим итте. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы сүзләрен искә төшерде. Казаклар клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев «Заманча дөньяда мода һәм сәламәтлек» дигән темага презентация күрсәтте. Яшүсмерләр бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дигән уй белән таралыштылар.

23 февральдә, безнең ил Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә , бу-батырлык һәм намус бәйрәме, аны һәр гаиләдә билгеләп үтәләр. Патриотизм хисе, хәрби хезмәткә һәм хәрбиләргә, Ватаныбыз тарихының иң яхшы битләренә хөрмәт балаларда бу бәйрәм тәрбияли. Традиция буенча 23 февраль көнне өлкәннәр генә түгел, малайлар - булачак Ватанны саклаучыларны да котлыйлар. Бу тантаналы дата алдыннан балалар бакчасында әти-әниләр катнашында бәйрәм узды. Балалар әтиләре белән бергә ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңел ачу формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды.

Казан шәһәрендә өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә 6 кешедән торган укучы, 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар.

Бу чара онытыла барган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан оештырылды.

 Кичәдә катнашучылар “Кул эшләре – сәламәтлек өчен файдалы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып үттеләр. Шулай ук, Рәҗибә Сәйфетдинова, Гөлнур Борһанова үзләре бәйләгән әйберләрне кулланып осталык дәресе күрсәттеләр. Кич утыруда катнашучылар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Кичә милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде дигән теләк белән тәмамланды.

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Бәхетсезлеккә өлкәннәр бу турыда оныталар. Аннан бигрәк, кайвакыт алар үзләре үк балаларга шырпы белән уйнарга шартлар тудыралар. Шуңа күрә, сабый баланы өйдә ялгызын гына калдырганда, ата-аналар аны куркыныч астына куялар. Әгәр шунда кечкенә кулларга шырпы да килеп керсә, фаҗига котылгысызга әверелә.Шул максаттан без дә үзебезнең Лесной  балалар бакчасында «Шырпы - уенчык түгел» дигән темага әңгәмә үткәрдек.Безнең максат: Балаларга шырпы белән уйнарга ярамавын һәм бу уенның нәтиҗәләрен аңлатуны дәвам итү. Янгын сүндерү чаралары һәм янгын сәбәпләре турында белемнәрне формалаштыру.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә.   18 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә татарча диктант язып, һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырды.  Диктантның тексты -  якташ язучыбыз Дания Гайнетдинованың “Тел хәзинәң саумы, кардәшем?” парчасыннан өзек иде. Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да туган тел көнендә оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә белемле булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге дә бирә. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, шигырьләр уку, “Моңлы тел ул, нурлы тел ул - туган тел” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән дәвам итте.

Ел саен кыш азагында 23нче февраль — Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтелә. Бу кыю, җитез һәм чын ир — атлар, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк малайлар бәйрәме. Без бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм кичәсе үткәрдек, бу бәйрәм алдыннан төрле чаралар оештырдык: балалар белән әңгәмәләр, тематик шөгыльләр үткәрдек, армия турында хикәяләр укыдык, бүләкләр әзерләдек. Әтиләребезгә үзебезнең җырларыбызны,шигырьләребезне бүләк иттек.

Алан авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип исемләнгән VI Төбәкара акциядә катнашты. Әлеге акция галим-биолог һәм балалар язучысы Н.М. Павлованың 125 еллык юбилее уңаеннан, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Акция кысаларында, китапханәче балаларны юбиляр-язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Н. М.Павлованың «Котята», «Бусинка», «На машине» әсәрләре укылды.  Балалар китапханә сөйләгәннәрне игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара ахырында балалар китапханәче биргән сорауларга актив җавап бирделәр һәм язучының башка әсәрләре белән дә танышырга теләк белдерделәр.

23 февраль көнне Теләченең «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан һәм хәрби бурычлылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган районара мини-футбол ярышлары булып узды. Анда Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан биш команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын-Саба Башкарма комитеты командасы

2 урын-Теләче " Пехоталы гаскәрләр командасы»

3 урын-ракета гаскәрләре һәм «Звезда " артиллерия командасы (Байлар Сабасы)

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 10 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International