ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылындагы мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә тәрбияләнүче балалар саф һавадагы уеннарны бик яраталар. Бу аларның сәламәтлегенә зур файда китерә. Кышкы уеннар арасында чана,  чаңгыда шуу, кар атышлы уйнау аеруча яраталар. Кыш көне саф һавага чыкканда без балалар белән бергә уйныйсы уеннарны алдан планлаштырып,  барлык кирәкле коралларны алып чыгабыз.

Җәмгыять тормышына цифрлы технологияләр аеруча нык йогынты ясаган чорда, укучыларны финанс ягыннан белемле шәхесләр итеп  формалаштыру максатыннан, “Учи.ру”  белем бирү платформасында онлайн олимпиадалар үтә. Олимпиадаларда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары бик актив катнаша.

Ачы мәдәният йортында «Әгәр озак яшисең килсә-тәмәкене ташла"дип исемләнгән әңгәмә үтте.Директор Султанова Лилия Ильяс кызы катнашучыларны тәмәке һәм тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.  Дөньяда бу начар гадәттән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе турында мәгълүмат бирде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр.

Май чабу атнасының беренче көнендә саламнан һәм иске киемнәрдән чучело ясадылар, таулар һәм кар ныгытмалары кордылар, таганнар элделәр.

 

1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без барыбыз да наркотикларга каршы” исемле темага әңгәмә - сөйләшү үткәрделәр. Әңгәмәнең төп максаты: яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.  Яшьләр бик актив әңгәмәдә  катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр. “Наркотиксыз дөнья” исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар урын алды.

Мәче-җирдә иң популяр йорт хайваннарың берсе.

    Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көнне игътибарсыз калдырмаска булдылар. Чарада 4 бала катнашты. Балалар мәчеләр турында курчак театрын карадылар, мультфильмнар, әкиятләр, хикәяләр искә төшерделәр. Балалар күңелле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, үзләренең өй хайваннары турында хикәяләр белән уртаклаштылар һәм «Кошки-мышки»уенында катнаштылар.

2022 нче елның 2 нче мартында, функциональ грамоталылыкны формалаштыру максатыннан, 6 нчы сыйныф укучылары онлайн режимда белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасында диагностик эш уздылар. Диагностика эше 4 блоктан тора, шул ук вакытта һәр блок диагностика грамоталылыгының бер юнәлешенә (математик белемлелек, уку грамоталылыгы,табигый-фәнни грамоталылык, финанс грамоталылыгы, глобаль компетенцияләр, креатив фикерләү) багышланган.

Балалар иҗат үзәгенең “Видеога төшерү” түгәрәгенә йөрүче балалар Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә багышланган «Унынчы муза» Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесенә социаль ролик төшерделәр.

2 нче март  көнне Сауш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы функциональ грамоталылык буенча диагностик тест эшләде.

Үзәк балалар бакчасында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International