27 февральдә Шармыш авыл китапханәсендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында укучылар өчен «Как не стать жертвой террора» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче терроризм, террористлар төшенчәләрен аңлатып узды, аларның максатлары турында сөйләде. Аннары балалар "Россия террорга каршы!" дип исемләнгән видеоролик карады. Очрашу ахырында катнашучыларга куркыныч булган очракларларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган "Ничек террор корбаны булмаска" дип исемләнгән буклетлар таратылды.
1 мартта Мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы ярышлары уздырылды. Анда мәктәбебезнең командасы өченче урынга лаек булды. Команданы һәм аларны ярышка әзерләгән Зәйнетдинов Р.Ф. җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Әфарин, егетләр!
Олы Нырсы урта мәктәбендә «Балачакның цифрлы этикасы «дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Ул Россиянең иң эре ИТ - һәм медиакомпанияләре тарафыннан санлы мохиттә балаларны яклау буенча Альянс кысаларында оештырылган. Аның максаты-Россиядә балаларны санлы мохиттә яклау чаралары турында белем дәрәҗәсен арттыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең цифрлы дөньяга булган ихтыяҗларын, аларның мәнфәгатьләрен тирәнрәк аңлау.
2022 нче елның 1 нче мартында Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Югары Кибәхуҗа, Шәтке урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Анда муниципаль район балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашып,”Чиксез балачак” , “Инициатива” бәйгесенең зона этабын бәялэделәр . Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист, район балалар оешмалары кураторы Саида Рашитовна Закирова катнашты.
2022 елның 1 март көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакирова Минниса Әхмәтгәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Минниса апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов юбилярга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Дидактик уеннар балаларның хәтерен,игътибарын,күзәтүчәнлеген арттырырга булыша, бала үсешендә мөһим шартларның берсе булып тора. Бүген, 1 нче март көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дидактик уен ярдәмендә геометрик фигураларны искә төшердек.
Әлбәттә, кышны озатудан. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәме.Балалар атна буе бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр.
Ел саен гадәт буенча без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән суган утыртабыз. Балалар әлеге эшне бик яраталар һәм зур кысыксыну белән аларны күзәтәләр.
Шәдке балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар белән бәйрәм үткәрелде. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ватанны саклаучылар көне-мөһим бәйрәм, үз гаиләләрен, якыннарын, үз Ватанын яклаган, тынычлыкны саклаучы чын ир-атлар бәйрәме. Хөрмәтле әтиләр, бабайлар, абыйлар, малайлар, без сезгә озын, бәхетле гомер телибез. һәр көнегез якты хис-тойгыларга, күңелле кичерешләргә, хатирәләргә бай булсын.