Ел саен илебез 23 февраль-ир-егетләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтә. 22 февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Конкурста җидешәр егеттән торган, ике команда катнашты. Укучы егетләребез төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Ярышлар арасында кызлар чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Конкурс программасын жюри дөрес бәяләде.
Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “И, газиз туган телем” дигән әдәби кичә уздырды. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп, интеллектуаль сорауларга җаваплар таптылар. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Туган телгә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр. Чара татар халкының күңелле уеннары, биюләре белән бергә үрелеп барды.
Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь М. Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь” дип исемләнгән шигъри сәгать уздырды. Катнашучылар шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Җәлил рухы һәрчак күңелдә” күргәзмәсенә күзәтү ясалды”.
Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Әлеге бәйрәм уңаеннан районыбыз мәгариф оешмаларында төрле чаралар үткәрелде.
22 февраль көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “23 февраль – Ватанны саклаучылар” көненә багышланган спорт ярышы уздырылды. Ярышлар зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары арасында үткәрелде, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бу чара һәр кемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.
2022 нчы елның 22 нче февралендә Теләче муниципаль районы делегациясе, Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чарага Хәрби хәрәкәтләр ветераннары чакырулы иде.
Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләрне бер-берсенә яхшы китап бүләк итүгә рухландыру максатыннан уза һәм басма китапның актуаль бүләк булып калыун һәм технологияләр гасырында да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтә.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе активистлары "Балалар күңелең җылысын бүлеш" дигән девиз астында эшләүче тимурчылар отрядлары конкурсында катнаштылар.. Тимурчылык эшчәнлеге укучыларда миһербанлылык, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итә.Әлеге чарада яшь тимурчылар тыл ветераннарына тимурчылык иттеләр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең спортзалында укучылар өчен “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Ярышта “Очкын” һәм “Дуслык” җыелма командалары катнашты. Командалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар: йөгерү, сикерү, үрмәләү, бәрәнге әрчү, төймә тагу кебек өлгерлек, җитезлекне күрсәтүче конкурслар.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, урамда спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар үзләренең әтиләрен, абыйларын, бабайларын чакырдылар, алар конкурсларда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү дә зурларда тәэсир калдырды. "Капкалы", "Тубәтәй", "Аркан тартыш" уеннарын балалар белән беррәтән әтиләр дә теләп уйнады. Балалар һәм ата-аналар үзара ярышып кына калмадылар, бер үк вакытта юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.