Без үзебезнең Лесной балалар бакчасында үзебезнең Лесной бистәсендә яшәүче халыкларның гореф –гадәтләре белән танышуны дәвам итәбез. Бүген безнең балалар бакчасында “Татар халкының милли киемнәре ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау Һәм һәр милләткә карата хөрмәт тәрбияләү иде. Һәр кеше үзенең телен камил белгәндә генә, аның киләчәге бар. Балаларга бу әңгәмә бик ошады.
Чараның максаты: укучыларда туган телгә һәм башка телләргә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; укучыларның фикерләвен, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Чара Татарстан гимны белән башланды. Китаханәче Мингазова Лилия Васил кызы укучыларыбызны тел яңалыклары, туган тел тарихы, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды.
Дөньяның һәр теле өчен ана теле иң кадерле тел. Бу безнең балачак, гаиләбез, безнең җәмгыятьтә беренче аралашу теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәрберсе табигый мирас булып тора һәм без аны һичшиксез сакларга тиеш.
Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, МБГБУ – Сауш төп мәктәбендә 2022 нче елның 21 нче февралендә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында строй җыры смотры булып узды. Укучылар укытучылар алдында җырлар белән стройда үтә белүне, строй командаларын башкару осталыгын, отряд командирларынын төгәл командаларны бирә белүләрен күрсәттеләр. Мәктәп коллективы ике тигез төркемгә бүленгән иде һәм аларның һәркайсында 5-9 сыйныф укучылары катнашты .
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шулар арасында Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бу уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “ Җыр булырлык сузләр биргән,Туган телем ,рәхмәт сина! “ дип исемләнгән әдәби иртә утте.
18-20 нче февраль көннәрендә, Казан шәһәрендә, татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында рус әдәбиятыннан республика фән олипиадасының йомгаклау этабы узды. Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйлаҗева Таңчулпан призлы урын яулады. Җитәкчесе- Хәсәншина Рәсимә Фәезхан кызы. Котлыйбыз!
2012 елдан башлап 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит” дип исемләнгән акция үтте. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә лаеклы урын алып, укучыларыбызны сөендереп торачак. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез.
Теләче 2нче балалар бакчасында 21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан зур төркем балалары белән “Тамчы шоу” уены оештырылды. Уен барышында балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Татарстан республикасында яшәүче башка халыкларның уеннарын уйнадылар һәм төрле сорауларга җавап бирделәр.
23нче гыйнвар көнне Теләче муниципаль районы Балалар иҗат үзәге укучылары XII Халыкара «Раштуа әкияте» фестиваль-конкурсында катнаштылар. «Василек» хореография коллективы (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) I дәрәҗә лауреат булдылар, ә «Ухтышки» төркеме солисткасы Баева Динә соло номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.
В Старозюринской сельской библиотеке с целью ознакомления творчества великого татарского поэта-героя и патриотического воспитания, для учащихся 5-8 классов была проведена викторина, посвященная 116-летию со дня рождения Мусы Джалиля. Присутствующие узнали о его трудном жизненном пути и богатом творчестве. Учениками были прочитаны стихотворения: “Батыр егет турында җыр”, “Чулпанга”, “Дан”, “Кичер илем” и балладу “Сандугач һәм Чишмә”. В конце мероприятия был проведен обзор на книжную выставку "Җырым белән җиңдем дошманны".
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без балалар белән төрле чаралар үткәрәбез. Быел да, 21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре (Хазинурова Г.Р.,Хадиева Ф.Г.,Мубаракова Д.М.,Мингазова Г.Р.,Сафина Р.К.-муз.җитәкчесе) уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырдылар. Балалар табышмаклар,татарча җырлар, шигырләр, мәкальләрнең дәвамын әйтү, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел”җырын җырладылар.