Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне үткәрелә. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә әлеге бәйрәмгә багышланган чара КВН формасында үтте. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган бәйрәмдә 6-8 нче сыйныф укучылары катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "И туган тел…" дигән бәйрәм булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Бу бәйрәмдә милли уеннар, җырлар, шигырьләр бер- берсенә үрелеп барды. Олысы-кечесе бергә күңел ачты һәм туган телнең көчле, татлы, ләззәтле тел булуына, якынлыгына, газиз булуына инанды.
21 февраль көнне Район мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык-2022 " XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район сайлап алу туры узды. Балалар иҗат үзәгенең бию коллективлары «Сюрприз» (җитәкчесе-Баева Зилә Рафаил кызы), «Василек» (җитәкчесе-Баева Зилә Рафаил кызы), «Радость» (Муллахмәтова Альбина Илсур кызы) әлеге конкурста катнаштылар.
Беренче тапкыр Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балалар зур сәхнәгә чыктылар! Вокал-соло номинациясендә Закирова З. һәм Фасхетдинова С., (җит. Сабирова С.М) , конферанс номинациясендә Кузьмин Р. һәм Касимова И. чыгыш ясадылар (җит. Ханипова Р.А.).
Кечкенә артистларыбызга зур уңышлар телибез!
Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. 14 февраль көнне алар китап укучыларга, әлеге көн белән таныштырып, китаплар бүләк итте. Китаплар арасында булган шигырьләр җыентыклары, әкиятләр, маҗаралы әсәрләр балаларның күңеленә хуш килде.
Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Шмелева Лидия Степановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркәтибе Лариса Шилякина Лидия Степановнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
"Батыр" спорткомплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренерлары Мәгъсүм Мөбарәкшин улы Сәхәбетдинов һәм Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.
Бу көннәрдә, Балалар иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә «Минем инициатива - 2022» бәйгесе өстендә эш алып барыла. Педагог-оештыручыларның профессиональ бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Газизова Равилә Исмагиловна байгенен республика этабында катнашырга җыена. Шулай ук, «Яхшы Әйдаман» бәйгесенең республикакүләм ярышында Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбеннән Мөхәммәтов Альмир яклаячак.
21 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган»Туган телдә дәшсәм генә,туган телем мине аңлар” дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар Г. Тукай,Х. Туфан, Г. Афзал,М. Галиев, Х. Халиков ,Зөлфәт һ. б.күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр,
Олимпиадаларда катнашкан укучыларны хөрмәтләү оештырылды . Туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр..
Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. 15 февраль көнне бөек шагыйрьнең тууына 116 ел тулуга карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыды. Әлеге көнгә китапханәдә күргәзмә дә оештырылган иде.