Кичәдә 12 кеше катнашты. Бәйрәм программасында авыл мәдәният йорты белгечләре уеннар, конкурслар, биюләр, шулай ук чарада катнашучылар уйлап тапкан Изге Вәли көне белән үзенчәлекле котлаулар әзерләделәр.
Иске Җөри мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән үзешчән авыл халкы катнашында бик зур,матур концерт узды. Тамаша матур җырлар, дәртле биюләр, юмор, нәфис сузләр белән үрелеп барды.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның ноябрендә игълан ителгән иде һәм 2000 елның февраленнән һәр елны тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү өчен билгеләп үтелә. 21 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән чара булып узды. 6-11 сыйныф укучылары татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.
Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Авыл фельдшере Сиринә Гараева «Сәламәтлекне югалтсаң – барысын да югалтасың», “Зиһенгә богау” дигән темаларга чыгыш ясады. Әңгәмә барышында китапханәче чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим итте. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы фразаларын искә төшерде. Казаклар клубы мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев «Заманча дөньяда мода һәм сәламәтлек» дигән темага презентация күрсәтте. Яшүсмерләр бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дигән уй белән таралыштылар.
Кеше мәктәптә, кибеттә, транспортта таныш һәм таныш булмаган кешеләр белән даими элемтәдә тора. Башка кешенең үз-үзен тотышы, ачык йөзле яки тупас әйтелгән сүз еш кына күңелдә көн буена эз калдыра. Җәмгыятьтәге тормыш кешеләрнең барысы да:олылар өчен, малайлар һәм кызлар өчен мәҗбүри булган аралашу кагыйдәләрен үтәвен таләп итә. Шул уңайдан 19 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында мәктәп укучылары белән " Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?" дигән әңгәмә үтте. Урамда булса, кычкырып сөйләшергә, кычкырырга, сызгырырга, үтеп баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итәргә ярамый, шәхси һәм җәмәгать милкен бозмаска, транспортта өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балалары булган хатын-кызларга урын бирергә кирәк. Кыскасы, кешеләр арасында үз-үзеңне яхшы тотырга, бер-береңне хөрмәт итә белергә белергә кирәклеге турында аралаштылар.
Казан шәһәренең 180 нче гимназиясендә "Аулак өй баттл" Республика проектының йомгаклау-финал уеннары узды. Теләче урта мәктәбе укучылары Галимханова Адилә, Гатауллин Ислам, Галимҗанова Камилә, Әтнә, Арча, Балык Бистәсе, Казан мәктәпләре укучылары җыелма команда составында чыгыш ясадылар. Алар Саба районының "Сәләтле балалар" командасына каршы уйнадылар. Ике команда да бик яхшы уен күрсәтте. Камилә Галимҗанова һәм Ислам Гатауллин "Ассаламагалайкем" җырын башкардылар, ә Адилә Галимханова "Мин татар кызы" шигыре белән чыгыш ясады. Укучыларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың дипломнары белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы һәм Теләче урта мәктәбенең Милли мәгариф буенча директор урынбасары Кыямова Лилия Рәис кызы бүләкләнделәр. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз!
Ел саен илебез 23 февраль- Ир-егетләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар көнен зурлап билгеләп үтә.
19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Конкурста дүртәр кешедән торган, ике команда катнашты. Егетләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, Конкурслар арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын тамашычылар көчле алкышларга күмде. Конкурс программасын жюри дөрес, тигез бәяләде. Ял иткән авыл халыкы рәхмәт сүзләре белән өйләренә таралышты. Кичә ахырында яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы үткәрелде.
(Бәйрәм чарасында катнашучылар һәм тамашачылар белән бергә- 44 кеше катнашты)
Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сез безнең тормыш сагында” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Әтиләр һәм авыл яшьләре командалары үзара зирәклектә, тизлектә һәм башка өлкәләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Барлык ир-егетләрне дә якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!☺️
Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр. 19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен терәк”-дип исемләнде. Безнең авылдан ике егетебез Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.
19 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!” исемле КВН – кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта егетләр көч сынаштылар. Алар үзләрен тапкырлыкта, житезлектә, бар яктан күрсәттеләр. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрберсенә кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.