ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне-күпмилләтле тел мәдәниятен үстерүгә, аның  күптеллелегенә ярдәм итү кирәклеге турында искәртә. 

“Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр” Бөтенроссия проекты кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе укучыларга  Елена Дубровскаяның «Йорт» исемле кинофильмын тәкъдим иттеләр. Шулай ук әлеге проектның максатлары белән тулырак танышу өчен  онлайн ата-аналар җыелышы үткәрелде.

18 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең  икътисад, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Карпова Наталья Валентиновна 5 – 6 нчы сыйныф укучылары белән чираттагы дәресен үткәрде.

Олы Мәтәскә  урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Теләче районы үзәк хастаханәсе  педиатры  Исмагилова Рәшидә Мухаметхановна  катнашты

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәсәншина Зөбәйдә 8-10 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучылар арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашты. Аңа "Яңа уенчы" статусы бирелде. Конкурсның максаты  - укучыларга мәктәптә традицион белем бирү системасына һәм  фән олимпиадаларына эләкмәгән сәләтләрне ачарга ярдәм итү. Без барыбыз да төрле. «Зур  тәнәфес" олимпиадада катнашучы гына түгел, химия һәм математика буенча да уңышлы булырга мөмкинлеген расларга ниятли.

Мәктәптә "Дөрес һәм тиз яз" конкурсы узды. Бу конкурста укучылар "сукыр" ысулы белән үзләренең исемнәрен һәм татар, рус, инглиз телендә текстлар яздылар. Дөрес язучылар бүләкләр алды. Конкурсны информатика укытучысы Музафаров Илнар Гыйльфан улы оештырды.

Һәр елның кыш ахырында, 23 февраль көнен, без барыбыз да – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итеп  билгеләп үтәбез.   Бу-малайларга кыюлыкны, батырлыкны, намуслылыкны  тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге. Сакчылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар һәм, әлбәттә инде, яраткан әтиләребез. 

Район балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышлап «Муса Җәлил – патриот шагыйрь» дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды. Әлеге чарага Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары чакырылды. Чарада катнашучылар Җәлилнең балачагы турында истәлекләр, аның биографиясе буенча кызыклы фактлар белән таныштылар. Алар беренчеләрдән булып «Мужество остаётся в веках» документаль фильмының премьерасын карады. Фильмның сюжеты шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын, аның фаҗигале язмышын бик ачык тасвирлый. Балалар шулай ук герой – шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен кычкырып уку мөмкинлеге дә алды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М. "Карлыгач" балалар бакчасы  балалары  белән  татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан "Исемең калды моңлы бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы, катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге  белән танышты.  Әдәби чара ахырында тәрбияләнүчеләр М.Җәлилнең танылган шигырләрен  тыңладылар.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта педиатр Исмагилова Р.М. катнашты. Ул үз чыгышында ата-аналарга балаларны вакцинацияләү хакында аңлатты. Хәзерге вакытта вакцинация ясату - вирусны тоткарлауның иң ышанычлы юлы. Вакцинация ясаткан кешеләр коронавирусны җиңелчә уздыралар. Вакцинация ясатыр алдыннан ата-ана ризалыгын (ризасызлыгын) белдереп рөхсәт язуы тутырырга тиеш. Җыелышта шулай ук интернет куркынычсызлыгы, юл йөрү иминлеге, хокук бозуларны кисәтү, цифрлы белем бирү ресурслары, "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты кебек сораулар яктыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International