ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.  Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын,  аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. «Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.

Теләче үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган “Бабаларыбыз юлы безгә үрнәк” дип исемләнгән тарихи чара узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт һәм Гөлназ абыстай Фәләхиевлар Ислам дине нигезенең бер баганасы  булган Хаҗ сәфәре турында тирән эчтәлекле видеопрезентация ярдәмендә чыгыш ясадылар.  Чарада катнашкан Талия ханым Зиннатуллина, Бөтендөнья Татар конгрессының Теләче җирлеге бүлеге җитәкчесе Алисә ханым Дәүләтшиналар чорыбызның афәтенә әверелеп баручы төрле бозыклыклардан Ислам дине кануннары аша балаларыбызга тәрбия биргәндә генә котыла алабыз, - дигән уй-фикерләрен җиткерделәр.

Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны истә тотып, һәр елны Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар кошларга җимлекләр әзерли. Бу атнада да кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр өйләрендә әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясап, аларны бакча һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйды. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

25 февральдә Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» берләшмәсенә йөрүче балалары өчен «Не только в гости ждёт тебя природа» дигән исем астында кызыклы экологик викторина уены үткәрде. Китапханәче балаларга урманның, үсемлекләрнең файдасы турында сөйләде. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирде. Чара барышында алар табигать турында шигырьләр укыды, мәкальләрне искә төшерде. Агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар турында табышмакларга җаваплар әйтелде. Катнашучылар табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга дигән киңәшләрне тыңладылар һәм «Берегите флору и фауну – они наше богатство» дигән  күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 февраль көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Бу әңгәмә “Һөнәрнең һәркайсы мактауга лаек” дип исемләнгән иде. Укучыларга “Мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәрләр сайлыйсыз?” дигән сорау бирелде. Аларның һәркайсы нинди һөнәр һәм ни өчен сайлауларын әйтеп үттеләр. Укучыларның шушы хыяллары тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.

26-27 февральдә «Теләче-Арена» боз сараенда 2011-2012 елгы малайлар арасында хоккей буенча «Корыч егетләр Кубогы 2022»турниры булып узды.

Баруыбызның максаты- әти-әниләребезнең авыр һәм мактаулы эшләре  хәм алар чыгарган чимал белән танышу иде. Андагы эшчеләр балаларга станокларның күп төре  барлыгын һәм алар белән күп төрле материаллар чыгарып булганын аңлаттылар.Шул ук вакытта эш барышында  яегын куркынычсызлыгын һәм тормыш  иминлеген сакларга кирәклегендә искәрттеләр. Балаларга һәр һөнәрнең җаваплы һәм кирәкле булуын аңлаттылар. Экскурсия бик файдалы һәм күңелле булды.

Федеральным законом от 20.04.2021 № 100-ФЗ «О внесении изменений в части первую и вторую Налогового кодекса Российской Федерации» в статью 220 Налогового кодекса Российской Федерации внесены изменения, согласно которым неиспользованный остаток имущественных налоговых вычетов по расходам на приобретение жилья и уплату процентов можно получить в упрощённом порядке.

«Батыр» спорткомплексында , өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров житәкчелегендә  тәрбияләнүчеләр, «КАМАЗ»ветераннары командасы белән мини - футбол буенча иптәшләрчә уенда катнаштылар. 9: 7 исәбе белән егетләр командасы җиңде.

Теләченең чаңгы базасында ДОСААФ оешмасы белән берлектә чаңгы ярышы һәм биатлон буенча Теләче районы беренчелеге булып узды. Бу ярыш интернационалист-  сугышчы  И.Г. Хәйруллин истәлегенә багышланды. Ярышта Баландыш төп мәктәбе  укучылары да катнашты. Шулай итеп, 6нчы сыйныф укучысы Хәйретдинов И.  2нче урынны , Баландыш командасы -2 урынны яуладылар  Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International