ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта батарейкалар тормышыбызда зур роль уйный. Тик кулланылган батареяларны болай гына ташларга ярамый: аларда булган химик матдәләр, җирне һәм суны агулый, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян сала. Шуңа күрә файдаланылган батарейкаларны җыярга һәм икенчел эшкәртүгә тапшырырга кирәк.

Теләче үзәк китапханәсендә патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 116 ел тулу уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Җырым аша белсен халкым” исемле әдәби сәгать үткәрелде. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылып, шигырьләрен сәнгатьле уку оештырылды. Чара барышында Җәлилгә багышланган видеофильм күрсәтелде, викторина уенында укучылар бердәм  катнашып сорауларга актив җавап бирделәр.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. «Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү участогы» технологиясе кысаларында Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 3 нче социаль участогы территориясендә профилактик эш алып барды. Куратор авыл җирлегендә социаль мониторинг үткәрде, социаль паспорт төзелде, ата-аналарга «Җаваплы ата-ана мәктәбе» дигән гомуми белеем бирү кысаларында консультация бирде, гражданнарга «Хокукый навигатор» технологиясе буенча консультация бирде. Әлеге технология балалары булган гаиләләр белән социаль эшләүнең нәтиҗәле инновацион формасы булып тора. Үз вакытында гаиләгә һәм балаларга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, гаилә уңышсызлык булдырмый.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышлап, Хәтер көне үтте. Без буген китапханәче Нигъмәтҗанова Х.Н. җитәкчелегендә шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, китап күргәмәсе оештырдык, Муса Җәлилнең биографиясен искә төшердек. Аның тормышы- батырлык. Аның туган җиргә, кешеләргә  мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре миллионлаган кешеләрнең күңелендә саклана.Муса Җәлилне совет чоры кешеләре генә түгел, Европа, Америка, Азиядә яшәүчеләр дә үз итә. “Моабит дәфтәре” үлемсез китап. Ул- совет кешесенең чыдамлылык символы.

Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш  мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.

Олы Мишә урта мәктәбендә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР бүлегенең өлкән инспекторы Ленар Марсель улы Тимерханов булып китте. Укучылар белән әңгәмә барышында ул ут белән шаяруның нәтиҗәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ничек эш итү, беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләп  үтте. Электр приборлары, газ белән кулланганда, спорт белән шөгыльләнгәндә җәрәхәтләр алу мөмкинлегенә аерым игътибар бирде.

Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә “Яшь китап укучыларны кабул итү” бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, китапханәгә язылу тәртибе белән таныштыру көнен истәлекле көн  итепбилгеләп үтү максатыннан оештырылды.

Без тормышыбызны спортсыз куз алдына да китерә алмыйбыз. Спорт балалар һәм яшүсмерләр тормышында аерым урын алып тора. Спорт  укучыларда ихтыяр көче, үҗәтлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Спорт сәламәтлекне яхшырта һәм ныгыта.Безнең башлангыч сыйныф укучылары  спорт белэн бик дус.

Кыш көне урамда саф һавада йөрү балаларга аерым шатлык алып килә, чөнки бу вакытта гына кар бабайны ясарга, чаңгыда, чана шуарга, кар көртләрендә уйнарга була. Тик куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, урамда йөрү шатлык түгел, ә алган имгәнүләр белән бәйле күңелсез хисләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә, балаларны имгәнүләрдән саклап калу өчен куркынычсызлык  кагыйдәләрен белү һәм үтәү бик мөһим. Балаларның кышкы киеме җылы, җиңел, су үткәрә торган; яктылык кайтаргыч элементлар белән  булырга тиеш. Тәрбияче Нурисламова Р.Р. балаларга     авызга кар һәм боз сөңгеләре алырга ярамавын, авырып китергә мөмкин икәнен аңлатты. Бер-береңә кар атмаска, дус тату уйнарга кирәклеген тошендерде.

Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Муса Җәлил һаман безнең арада!” исемле әдәби – музыкаль чара үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чараның максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышта җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International