Үзәк урта мәктәбендә Теләче район үзәк шифаханәсе балалар табибы Шакирова Л.М. катнашында “Балалар куркынычсызлыгы” дигән темага ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар җыелышында түбәндәге мәсьәләлә кралды: йогышлы авырулар, Интернет челтәрендә куркынычсызлык, Татарстан республикасының 71 Законы, цифрлаштырылган мәгариф ресурслары, БДИга әзерлек, “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” проекты.
Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең балалар бакчасында зур эш алып барыла. Безнең, Лесной балалар бакчасында,хикәяләр көн дәвамында укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла, проблемалы ситуацияләр чишелә. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан дәвам ителә. Балалар кечкенәдән китап яратып үсәләр.
Олы Нырсы урта мәктәбендә 14.02.2002-19.02.2002 елларда «психологик иминлеккә адымнар» дигән психология атналыгы оештырылды.: - методик рекомендацияләрдә психологик эш юнәлешләрен тормышка ашыру нигезендә «психологик иминлеккә адымнар» психология атналыгының чаралар планы эшләнде.
14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Быелгы акция "Китапны яратып бүләк ит!" – “Дарите книги с любовью”... дигән девиз астында узды. Шул уңайдан Олы Нырсы авылы китапханәсенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбинова Г.Г. “Татар дөньясы” дип исемләнгән, Кадыров Фәнил Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китапларын бүләк иттеләр. Әлеге китаплар китап укучыларны сөендерер дип ышанабыз.
Замана балалары туганнан бирле, цифрлы мөхиттә яшиләр, укыйлар һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки алар беркайчан да аннан башка яшәмәгәннәр. Шуны истә тотып Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре «Цифрлаштыру» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Компьютер технологияләренең ролен хәзерге дөньяда бәяләп бетерүе кыен, шуңа күрә әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды.
Алып баручылар чарада балаларны Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук солдатларыбызның үз бурычларын ничек батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләделәр.
Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 2022 елның 10-12 февралендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын-борыннан китап бирү - үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә тәкъдим итте.
2022 елның 17 февралендә Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) үзәге чаңгы базасында ДОСААФ мәгариф идарәсе белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында биатлон ярышы, сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә багышланган Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 71 укучы катнашты.
Тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә, балаларны онытыла барган әкиятләр белән таныштыру максатыннан, “Тарихи әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрде. Әкиятләр — ул халкыбызның рухи байлыгы, мәдәнияте, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли. Балалар татар халкының "Үги кыз", "Камыр батыр" әкиятләрен бик кызыксынып тыңладылар. Чара барышында “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Әбде авыл китапханәсендә «Как вечно пушкинское слово» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучыларга ел саен 10 февраль - Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көнен искә төшерделәр. Балалар «Из какого произведения эти строки?» викторина уенында катнашты. «У Лукоморье» дип исемләнгән кроссвордын чишеп яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар игътибарына «Следы исчезнут поколений, но жив талант, бессмертен гений» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм «Я знаю: век уж мой измерен…» презентациясе күрсәтелде.