14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Быелгы акция "Китапны яратып бүләк ит!" – “Дарите книги с любовью”... дигән девиз астында узды. Шул уңайдан Олы Нырсы авылы китапханәсенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбинова Г.Г. “Татар дөньясы” дип исемләнгән, Кадыров Фәнил Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китапларын бүләк иттеләр. Әлеге китаплар китап укучыларны сөендерер дип ышанабыз.