Укучылары арасында биатлон ярышы

2022 елның 1 марты, сишәмбе

        2022 елның 17 февралендә Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) үзәге чаңгы базасында ДОСААФ мәгариф идарәсе белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында биатлон ярышы, сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә багышланган Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 71 укучы катнашты.

     Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән, ә җиңүче команда кубоклар белән бүләкләнде. Кубоклар алуда Иске Җөри авыл җирлеге дә иганәчелек ярдәме күрсәтте. Ярышларда катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы ДОСААФ региональ  иҗтимагый оешмасы идарәсе тарафыннан Кыр кухнясы оештырылды.

    Ярышларны ябу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Д. С. Гыйниятуллин, Әфганстан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Р. Р. Нуртдинов, И. Г. Хәйруллинның абыйсы А. Г. Хәйруллин һәм чакырылган кунаклар катнашты. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист и.г. Хәйруллин истәлегенә чыгыш әзерләделәр. Аннары бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International