Алып баручылар чарада балаларны Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук солдатларыбызның үз бурычларын ничек батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләделәр.