Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында кунакта булды.

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә, балаларны онытыла барган әкиятләр белән таныштыру максатыннан, “Тарихи әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрде. Әкиятләр — ул халкыбызның рухи байлыгы, мәдәнияте, тарихы. Ул үткән белән киләчәк буынны бәйли.​ Балалар татар халкының "Үги кыз", "Камыр батыр" әкиятләрен бик кызыксынып тыңладылар. Чара барышында “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International