ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

16 февраль көнне Байлар Сабасында Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча ХІ республика темпо-турниры булып узды. Ярышларда Теләче районы командасы катнашты һәм гомумкоманда зачетында 3 нче урынны яулады. Шәхесләр арасында Заһидуллина Илүзә Хәким кызы 2 урынны яулады.

Безнең катнашучыларны призлы урын белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты  Муса Җәлилнең, тууына 116 ел тулу уңаеннан «Каләм бн җиңдем дошманы»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан, балалар һәм яшүсмерләр елларыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлек, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе турында белделәр. Ә очрашу ахырында барлык катнашучылар да бер шигырь укыды,  кемдер китаплар буенча, ә кемдер яттан сөйләнде.

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 еллыгы уңаеннан  Баландыш төп мәктәбендә  “ Батырлыгы белән җырларга кергән  шагыйрь”интеллектуаль уены узды. Китапханәче Мөбарәкшина Ф.Г. 2 командага  М. Җәлилнең тормышы һәм иҗатына бәйле  сораулар бирде. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Дөнья әдәбиятында шагыйрьләр күп, герой буларак, Муса Җәлил фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары, үлеме-батырлык белән танылган шәхес буларак билгеле. 15 февраль көнне Айдар авыл  мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Нәфис сүз"клуб берләшмәсе активистлары катнашында әдәби сәгать үтте, анда шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләнде. «М.Җәлилнең Үлемсез юллары» исемле кычкырып уку чара барышында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган "Җырларым"җыры яңгырады.

Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. 15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне укучылар кычкырып укыды. Шулай ук Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Әлбәттә, моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, ә бары тик омтылдырырга кирәк. Үзләренең теләгәннәрен ясау белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Бу аларга күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм ярдәм итә.
12 февраль көнне Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар "Минем сиңа бүләгем" дигән исем астында төрле рәсемнәр ясадылар.

Баландыш мәдәният йортында “Безгә дуслык җылы бирер” дип исемләнгән түгәрәк өстәл-очрашу үтте. Биредә яшьләр авылда нинди чаралар күрергә теләүләләре турында фикер алыштылар, планнары белән уртаклаштылар.

 

Алан мәдәният йортында авыл яшьләре арасында эчкечелекне кисәтү, алкоголь куллануга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны, кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, дип азсызыкладылар. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда алкогольнең җимергеч көче һәм кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган  китаплар урын алган иде.

Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “ Без коррупциягә каршы”- дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Соңгы вакытта коррупция белән көрәш проблемасы турында фикер алышынды.Әңгәмә барышында коррупция төшенчәсе тарихы, коррупция төрләре, коррупция турында законнар аларга каршы көрәш алымнары каралды.

Заманча балалар туганнан бирле , цифрлы мохиттә яшиләр , укыйлар һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки алар беркайчан да аннан башка яшәмәгәннәр. Шул уңайдан Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре «Цифрлаштыру»дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Әңгәмә бик кызыклы үтте. Компьютер технологияләренең ролен хәзерге дөньяда бәяләп бетерүе кыен, шуңа күрә әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International