Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең, тууына 116 ел тулу уңаеннан «Каләм бн җиңдем дошманы»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан, балалар һәм яшүсмерләр елларыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлек, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе турында белделәр. Ә очрашу ахырында барлык катнашучылар да бер шигырь укыды, кемдер китаплар буенча, ә кемдер яттан сөйләнде.