Әбде авыл китапханәсендә инглиз язучысы Ч. Диккенсның тууына 210 ел тулуга багышланган «Неподражаемый Чарльз Диккенс» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында авторның иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның күп кенә әсәрләре дөнья әдәбияты классикасы, ә автор үзе - 19 гасырның иң яхшы прозаикларының берсе булып санала. Диккенсның беренче әхлак темасын яктырткан китаплары 1836 елда басылып чыга. Шул ук елны аның «Посмертные записки Пиквикского клуба» романының басылып чыккан бүлекләрен зур уңыш көтә. Чарльз Диккенсның танылган романнары: «Оливер Твист», «Холодный дом», «Большие надежды” һ.б..
Әлеге чара хокук бозуларны профилактикалау максаты белән әңгәмә формасында узды.
В Баландышской основной школе прошел урок мужества “Героические дети военных лет”, посвященный -Дню юных героев-антифашистов, в котором приняли участие учащиеся 2-4 классов. На мероприятии была представлена видеопрезентация "Юные герои". Учащиеся ознакомились с историей этой знаменательной даты. Они с интересом слушали рассказы педагогов-организаторов и вожатых отряда о героических пионерах, оставивших в школе учебники и получивших в руки винтовки и гранаты. Узнали имена пионеров, павших на полях сражений, казненных в оккупации. Подвиги юных героев – Л. Голикова,М. Казея, В. Дубинина, З. Портнова, В. Котика и многих других в годы Великой Отечественной войны сегодня являются для детей примером героизма и любви к Родине.
Теләче 2нче балалар бакчасында “Табигатьне саклыйк!” девизы астында узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Шулай ук бу көнне безнең балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре килде. Алар балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.
Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләде. Балалар 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән танышып Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыклары белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар батыр якташыбыз Морат Мостафинга, сугыш кырыннан әйләнеп кайткан батыр якташларыбызга багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай”, Вакиф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар” әсәрләрен кычкырып укыдылар.
Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Балаларның кызыксынулары уен аша формалаша. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, игътибарлыклары да арта.
Татарстан Республикасы премьер - министры Алексей Валерьевич Песошин катнашында Теләче муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна катнашты. Эш сәфәре барышында ул социаль өлкәнең хезмәт коллективларында булды һәм гражданнарны кабул итте.
Чара барышында татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык аваз иҗаты турында әңгәмә алып барылды.Татар халкының гореф - гадәтләре,милли йолалары ,киемнәре, ризыклары ,уеннары телгә алынды.Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!” табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.
Кыш-ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә,таягына таянып,ап-ак сакылын җирдән сөйрәп,кунакка кыш килә....Кышкы табигатьискиткеч матур,ул агач буйларыннан узып киткәндә,үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кышкы урман” фото-бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә берләшмәгә йөрүчеләр катнашты.
Бу күренекле вакыйга 1943 елның 2 февралендә була. Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният Хезмәткәрләре “Үткән көннәр кайтавазы ” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Укучылар Сталинград шәһәре өчен барган сугыш һәм “Ладога” күле аша салынган “тормыш юлы” турында мәгълүмат алдылар, шулай ук күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.