Күп кенә йортларда-компьютерлар яки планшетлар булуы- гадәти хәл. Табибка электрон язылу һәм хәтта яшәү урынына карап мәктәпне сайларга мөмкин. Күп кенә мәктәпләр электрон көндәлекләрдән, электрон журналлардан актив файдалана.
Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда цифрлашу елы уңаеннан “Цифрлы киңлектә” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Ә безгә интернет кирәкме? 21 гасырда кешегә вакыт белән идарә итү кыен.Компьютер технологияләре үсеше чорында ,укучылар компьютер ярдәмендә төрле слайдлар,призентацияләр ясау алымнары белән таныштылар.Сәгатьләр,тәүлекләр буе виртуаль дөньяда утырып,реаль дусларыбызны онытырга мөмкин.Әңгәмәбезнең бурычы яшьләргә шушы теманы аңлату иде.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сәламәт яшәү рәвеше"дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Презентация барышында балалар белән түбәндәге сораулар каралды:
– төрле өлкәләрдән торучы бербөтен шәһес буларак;
–кешеләрне зарарлы матдәләрне куллануга һәм куллануга китерә торган сәбәпләр;
–үз сайлау һәм тормыш өчен шәхси җаваплылык.
Презентацияне караганчы балалар «сәламәт яшәү рәвеше»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина юбилярның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак таныштылару максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен иҗатына күзәтү үткәрде. Укучылар шагыйрьнең “Алдакчы Тукран”, “Йөгерек гөрләвек”, “Илекәй батыр” китапларыннан шигырь һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар. Китапханәче “Иҗатында ак бабайлар рухы” дип исмемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар язучының китапларын зур кызыксыну белән яздырып өйләренә укырга алдылар.
Олы Мишә авыл китапханәсендә “Фатих Хөсни – районыбыз горрурлыгы” исемле әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә яшьләребез аның тормыш юлы белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.
Фатих Хөсни - мәхәббәт җырчысы. Әдәбиятта мәңгелек булган мәхәббәт темасы һәр чорга, һәр аерым кешенең үз-үзен тотышына бәйләп ачыла. Бу бигрәк тә авторның “Берәү килә, берәү китә”, “Адәм балалары”, “Гыйльмениса һәм аның күршеләре”, “Без яшь идек...” повестьларында ачык күренә. Фатих Хөсни стиле башка язучыларныкыннан аерылып тора. Телнең камиллеге әсәрнең яңгырашын үзгәртеп җибәрә. Иң әһәмиятлесе шул: Фатих Хөснинең уйлары бервакытта да халык тормышыннан читкә китми. Шуңа күрә аның әсәрләре халык күңеленә аеруча якын.
Район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 2 «б» сыйныфы укучылары белән язучы Салават Рәхмәтулла иҗатына багышланган «Сандыктагы хәзинә» исемле викторина үткәрелде. Әлеге викторина ярдәмендә без балаларда татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына кызыксыну уятырга, шулай ук әдәби образлар аша әхлак тәрбиясе бирергә тырыштык. Иң элек китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Табышмакларга җавап бирделәр, шарадалар чиштеләр. Соңыннан «Камыр батыр» һәм «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.
3 февраль - авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең туган көне. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни - гомер буе халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур әсәрләр иҗат итеп танылган әдип.
Баландыш төп мәктәбендә мәктәп дәреслекләренең сакланышы буенча рейд узды. Тикшерү барлык сыйныфларда да үткәрелде. Дәреслекләрнең булу-булмавы, тышлык булуы, шулай ук дәреслекләрнең тышкы кыяфәте тикшерелде. Бу чарада китапханәче һәм 8 сыйныф укучылары катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия түбәндәге нәтиҗәләр ясады: укучыларның күбесе дәреслекләрне яхшы хәлдә тоталар, аларны мәктәп расписаниесе буенча йөртәләр һәм дәреслектән файдалану кагыйдәләре буенча аның санитар торышын күзәтәләр.
Баландыш авыл китапханәсендә "2022 нче ел - цифрлаштыру елы" уңаеннан «Без замана балалары» дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чарага Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылды. Алар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, биремнәр һәм ребуслар чиштеләр, цифрлаштыру темасын белүдә көч сынаштылар. Шулай ук алар слайд һәм видеопрезентация булдыру, фото, видеоны җиңел генә үзгәртү ысуллары белән танышты.
25 нче февраль көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унҗиденче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.