Район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 2 «б» сыйныфы укучылары белән язучы Салават Рәхмәтулла иҗатына багышланган «Сандыктагы хәзинә» исемле викторина үткәрелде. Әлеге викторина ярдәмендә без балаларда татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына кызыксыну уятырга, шулай ук әдәби образлар аша әхлак тәрбиясе бирергә тырыштык. Иң элек китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Табышмакларга җавап бирделәр, шарадалар чиштеләр. Соңыннан «Камыр батыр» һәм «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.