“Без - Фатих Хөсни оныклары“

2022 елның 25 феврале, җомга

      3 февраль - авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең туган көне.  Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни - гомер буе халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур әсәрләр иҗат итеп танылган әдип.

 Авылыбызда язучының туган көне ел саен билгеләп үтелә. Быел  да Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре аның иҗатына гашыйк бер төркем авылдашларыбызга Фатих Хөсни музеена  экскурсия оештырдылар.  “Без - Фатих Хөсни оныклары“ дип исемләнгән шигырь бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International