Күп кенә йортларда-компьютерлар яки планшетлар булуы- гадәти хәл. Табибка электрон язылу һәм хәтта яшәү урынына карап мәктәпне сайларга мөмкин. Күп кенә мәктәпләр электрон көндәлекләрдән, электрон журналлардан актив файдалана. Югары уку йортлары дистанцион укытуны гамәлгә ашыра.
Сырхауханәгә дә онлайн язылырга мөмкин, хәтта ерак районнарда да диагноз кую өчен консультация алырга мөмкин, хәтта онлайн-операция үткәрү өчен белгеч ярдәмен дә. Шул рәвешле, цифрлы компьютер технологияләре кеше тормышына барлык өлкәдә дә ярдәм итә.
2 февраль көнне мәдәният йорты директоры Айдар авыл яшьләре өчен әлеге темага "Цифрлаштыруның заманча тенденцияләре" дигән әңгәмә үткәрде.