Теләче 2нче балалар бакчасында экологик тәрбия бирү буенча чаралар узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Теләче 2нче балалар бакчасында “Табигатьне саклыйк!” девизы астында узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Шулай ук бу көнне безнең балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре килде. Алар  балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International