Ачы авыл китапханәсе китап уку тылсымына кушылырга һәм Яңа елны яңа китап белән башларга чакыра! Китапханәдә "Яңа елга яңа китап белән" дигән яңа китаплар күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде. Бу заманча детективлар, хатын-кызлар романнары, маҗаралар, әкиятләр, фантастика.
Барлык укучыларны уку тылсымына кушылыгыз һәм Яңа елны сезнең тугры дусларыгыз — китаплар белән каршылагыз!
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын, ягъни ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Онытма, истә тот!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде һәм шул исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнде.
Яшьләр арасында мөстәкыйль фикерләүне үстерү,үз-үзеңне тәрбияләү,сәламәт яшәү рәвеше булдыру,физик активлыкны арттыру өстендә эшләргә өндәү- китапханәнең төп бурычларының берсе булып тора. 26 гыйнварда Алан авылы китапханәсендә “Сәламәтлек-һәр гаиләнең нигезе” исемле күргәзмә оештырылды һәм буклетлар ясалды.Көн дәвамында китапханәгә килүчеләр үзләренең белемнәре белән бүлештеләр,шәхси режимнары турында сөйләделәр, сәламәтлек турында фикерләрен белдерделәр.
1945 елның 27 январендә совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Шул уңайдан 29 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән “Холокост - буыннар хәтере”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Укучыларга бу көн турында аңлату эшләре алып барылды.
Баландыш мәдәният йортында, Баландыш авылы җирлегенең отчет җыелышы булды. Бу массакүләм чарада, Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И. китапханәнең 2021 елгы эшчәнлеге турында презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе Төрек -Тәмте авылында булып, халыкны яңа китаплар, матбугат яңалыклары белән таныштырды. Китап укучылар ошаган китапларны укырга алып калды.
Язучы Валентин Петрович Катаевның туган көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе 29 гыйнвар көнне "Под белом парусом Валентина Катаева» дип исемләнгән тематик күргәзмә үткәрде. Күргәзмәгә язучының “Сын полка”, “Белеет парус одинокий” , “Юношеский роман” һ.б. әсәрләре куелды һәм күзәтү ясалды. Китапханәче балалар белән «По сказкам Катаева” дигән викторина үткәрде.
Күкчә авыл китапханәчесе Балыклы башлангыч мәктәбе укучыларына Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Холокостны онытмыйк!" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.
Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М. авыл яшьләре белән Холокост корбаннарын искә алу көненә багышлап «Холокост - боль и память» - дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Яшьләргә икенче бөтендөнья сугышы вакытында Холокостның фаҗигале вакыйгалары турында видеоматериаллар күрсәтелде. Чара слайдлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр белән үрелеп барылды.
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдырган термин булып санала. Шул уңайдан 28 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре
«Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дигән исем астында тематик сәгать үткәрделәр. Алар яшьләрне Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар. Кызганыч, статистика күрсәткәнчә, Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм кечкенә балаларны һәлак иткән. Кайгылы бәйрәм көне Холокост корбаннары турында онытырга мөмкинлек бирми һәм бөтен дөнья гражданнарына аларны искә алу мөмкинлеге бирә.