ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсе #Атнабайга94 конкурсында катнаша. Конкурска ике видео –язма тәкъдим ителде.

Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 % еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. 28 гыйнвар көнне Шәтке авылы китапанәсендә балалар белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән тарихи сәгать узды. Китап укучылар өчен күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәби  басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.

Балаларга туган телгә мәхәббәт,татар язучылары иҗатына ихтирам,әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү максаты белән 25 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе  берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Без мультик яратабыз “дип исемләнгән чара уздырды. Алар Г.Тукай, А.Алиш, К.Насыйри әсәрләре буенча мультфильм карадылар.Татар телендә, матур рәсемле әкият –мультфильмнарны  караганнан   соң, балалар күңелендә матур кичерешләр туды.

Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Нургалиева Сәдика Нургали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәдика апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин Сәдика апага изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

1 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр "SCHOOL PERFORMANCE"дип аталган чит телдә мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль туры узды. Конкурста барлыгы 7 мәктәптән 2-8 сыйныф укучылары катнашты. Безнең укучылар Киплингның «Слонёнок» әсәреннән өзек әзерләделәр һәм «Иң яхшы декорация»номинациясендә җиңүче булдылар.Җитәкчесе: Җаббарова Г.Н.

29 -31 гыйнвар  көннәрендә  Казан шәһәрендә  татар мәктәпләрендә белем алучы  укучылар арасында татар теленнән  республика фән  олипиадасының йомгаклау этабы  узды. Баландыш төп мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы  Гыйләҗева Таңчулпан  призлы урын яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы.Котлыйбыз!  

Баландыш төп мәктәбе укучылары Җаббаров А. Ф. җитәкчелегендә 2022 елгы бадминтон буенча "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубогының I Республика этабында катнаштылар.»

Теләче районының "Батыр" спорткомплексында 17 яшь һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан спорт мастеры Расих Габдрахманов призына милли көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Безнең укучылар командасы анда актив катнашты.Сафин Тимур,Сибәгатов Самир,Гайнетдинов Рәсүл, Хәйретдинов Ибраһим 3 нче урынны яуладылар. (Тренеры: Җәләлиев Ф. Ф.). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Баландыш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйф улы Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилван улы, муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Мөбинов Илдар Вакыйф улы һәм башка оешма җитәкчеләре катнашты. Баландыш төп мәктәбе директоры Хуҗин Й.Р. 2021 нче елга анализ белән чыгыш ясады.

Саф һава сәламәтлек һәм бөтен организмны ныгыту өчен файдалы: ул кан тамырлары, үпкә, йөрәк һәм башка органнар эшен яхшырта. Саф һаваның сәламәтлеккә йогынтысы өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Бүген Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Газетдинова А.С. җитәкчелегендә саф һавага чыктылар. Башта балалар чанада шуды, аннары паркка, чишмәләргә экскурсия ясадылар һәм авылыбызның хәтер  һәйкәленә юл тоттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International