Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 % еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. 28 гыйнвар көнне Шәтке авылы китапанәсендә балалар белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән тарихи сәгать узды. Китап укучылар өчен күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәби басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.