2022 нче елның 22 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге уздырды. 4 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта 124 спортсмен катнашты.
Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командирының каберен саклый.Шул уңайдан, 27 нче гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үтте, шулай ук укучылар 19.00 сәгатьтә 6 миллион һәлак булган яһүдләр истәлегенә 6 шәм кабыздылар.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар арасында дүртенче тапкыр «Җилләр гөлчәчәге» дип исемләнгән проектлар конкурсы булып үтте. Аның оештыручысы һәм уздыручы – Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе администрациясе. Конкурста 10 мәктәпнең 40 укучысы 6 номинациядә көч сынашты. Компетентлы жюри иң яхшы эшләрне бәяләде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
27 гыйнвар көнне Ямбулат китапханәсендә укучы балалар белән «Холокост- буыннар хәтере» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
Ел саен 27 гыйнварда Россиядә Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан, 28 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Ленинград блокадасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Блокадалы икмәк» исемле презентация ярдәмендә укучылар Ленинград гаиләсенең катлаулы язмышы, Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы турында белделәр.
Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулды. 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Элеге тарихи чаралар Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы хәтерне балалар күңелендә саклау максатыннан үткәрелә.
27 гыйнварда Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тула. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясендә катнаштылар.
15 нче февраль көнне Мамадыш районының “ Бәләкәч ” балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2022” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Теләче, Саба, Арча, Балтач, Кукмара районнары педагоглары көч сынашты.
Сауш мәдәният йортында Бөтендөнья радио көненә багышланган «мәгълүмати җәмгыятькә юл» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья радио көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар бу-бәйрәмнең әле "яшь" икәнен белделәр, аны беренче тапкыр 2012 елда гына билгеләп үтткәннәр. Үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1946 елның 13 феврале беренче тапкыр «БМО радиосы» эфирына чыга, аның станциясе Берләшкән Милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан.
Fwd:Алан 15.02
ОТВЕТИТЬОТВЕТИТЬ ВСЕМПЕРЕСЛАТЬ
Пометить как прочтенное
Тюлячинский Районный дом культуры <rdk_2001@mail.ru>
Ср 16.02.2022 13:24
Кому:
МО Тюлячи-Касимов Ильяс Рамилевич;
1 вложение