Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар арасында дүртенче тапкыр «Җилләр гөлчәчәге» дип исемләнгән проектлар конкурсы булып үтте. Аның оештыручысы һәм уздыручы – Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе администрациясе. Конкурста 10 мәктәпнең 40 укучысы 6 номинациядә көч сынашты. Компетентлы жюри иң яхшы эшләрне бәяләде. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.