ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сауш мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган "Әфганстан-безнең хәтер һәм кайгы" дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чарада сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Р.З. Хузин һәм Сауш мәктәбе укучылары катнашты. Чара барышында сугыш хәрәкәтләре ветераны шул куркыныч сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук Сауш авылы мәдәният йорты холлында китап – иллюстрацияле күргәзмә – хикәя оештырылды

15 нче февраль көнне балалар белән шагыйрь,Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Гомеремне бирәм халкыма” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Бу көн  әфганчы ир-егтләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Әфганстан –исемең синең шомлы” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Анда барлык укучылар, укытучылар катнашты.Үзебезнең күрше авыл егете Миннегали Ногмановны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Миннегали Ногманов - безнең горурлыгыбыз,  ул шушы Әфган сугышында батырларча һәлак булган.

3 февраль көнне Казан шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кече Кибәхуҗа төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина призлы урынга лаек булды. Тырыш, булдыклы укучыбызга алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.

Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә призер булды. Җитәкчесе: Хәлилова Лариса Ринат Кызы. Укучыларны һәм укытучыларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Җәлилчеләр җырлары” дигән чара узды. 9нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең биографиясен сөйләделәр, ә барлык егетләр мәшһүр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Муса Җәлил китапларыннан  күргәзмә  куелды.

Быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел. Әлеге  уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Әфганстан- тере хәтер.  " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Укучылар Әфганстан сугышының тарихы һәм Максабаш авылыннан сугышта катнашкан авылдашлар турында белделәр.Аларның сугыш хәтирәләре чагылган язмалары белән таныштылар. Соңыннан яу кырында  ятып калган Әфганчылар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр салынды.

11 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш чоры хатирәләре» дигән батырлык дәресендә балалар, 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында сөйләнде.  

Күкчә авыл китапханәсе һәм  Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  илдә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә багышлап Балыклы башлангыч мәктәбе укучыларына “Ленинград оборонасы һәм блокадасы – каһарманлык символы”- дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр .Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе дә эшләнде. Чараның максаты Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү; сугыш чоры балаларының батырлыклары белән таныштыру, хөрмәт тәрбияләү.

Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе “Поклонимся великим тем годам...” дигән хәтер дәресе үткәрде. "Почемучки" клубы балаларына Ленинград кешеләренең авыр тормышы турында видеофильм, блокада икмәге, андагы кешеләрнең ныклыгы турында хикәя тәкъдим ителде.. Балалар блокада вакытында үлгән ленинград лылар истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Ахырдан “Подвигу твоему, Ленинград!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International