Балаларны китап укуга җәлеп итеп Баландыш авыл китапханәсендә "Китап иле- серле дөнья"дигән чара оештырылды. Чарага Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.Алар өчен төрле мавыктыргыч әдәби уеннар әзерләнде, балалар китапларыннан "Әйдәгез, дуслашыйк балалар!"-дигән кызыклы күргәзмә ясап куелды. Февраль-март айларында иң күп китап укыган баланы билгеләп "Иң күп укучы мәктәп баласы” дигән бәйге оештырырга дигән фикер балаларга бик ошады.
Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Ленинград.Блокада.Батырлык!" исемле батырлык дәресе үткәрелде.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Холокост – корбаннарын искә алабыз" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.
Төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту максатыннан, Баландыш төп мәктәбендә “ Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Бәйгедә ике команда көч сынашты: Укытучы һәм Тәрбияче. Ярыш командалар сәламләве белән башланып китте. Һөнәрне тап, анаграмма, мәкальләрне дәвам ит, һөнәрләргә ориентлашу, пазл җыю кебек биремнәр катнашучыларның күңеленә хуш килде. Бәйге Укытучы командасының җиңүе белән тәмамланды.
Төгәл фәннәр атналыгының планы нигезендә, Баландыш төп мәктәбендә математик КВН үткәрелде. 5-9 сыйныф укучылары ике командага( Квадрат һәм Яшьлек) бүленеп ярыштылар. Бәйгедә разминка, тарихка сәяхәт, ребуслар чишү,игътибарлылыкка биремнәр бар иде.Катнашучыларга “Анаграмма” һәм “Шырпы”уеннары бигерәк тә ошады.Яшьлек командасы 4,5 очко аермасы белән җиңү яулады.
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Трагедия века - ХОЛОКОСТ» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларга әлеге фаҗига турында слайд-презентация күрсәтелде, “Памяти жертв холокоста” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара ахырында балалар белән викторина үткәрелде.
Сауш авыл китапханәсендә «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Шушы темага багышлап куелган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелеп, интернет ресурслар кулланып “Подвиг Лениинграда” темасы белән презентация күрсәтелде.
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. 26 гыйнвар көнне, тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улының исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык, Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Чираттагысы яшьләр катнашында "Кешенең гүзәллеге - әдәплелек" дигән исем белән үтте. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү. Әдәпле булу –кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга гел ярдәм итәргә әзер тора. Түгәрәк өстәл артында үткәрелгән әңгәмәдә яшьләр белән "әдәп" сүзенең мәгънәсе, әдәплелек серләре турында сөйләшү алып барылды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга карата “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Ленинград блокадасы темасын яктырткан китаплар ярдәмендә укучыларга бу вакыйга турында аңлатма бирелде. Соңыннан "Ленинград блокадасы" дигән исем астында презентация күрсәтелде.