Тематик сәгать үткәрделәр.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. 26 гыйнвар көнне, тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Блокадалы Ленинград битләре"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.  Чарада Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улының исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык,  Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштык. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International