“ Һөнәрләр иленә сәяхәт”

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту максатыннан,   Баландыш төп мәктәбендә  “ Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Бәйгедә ике команда көч сынашты: Укытучы һәм Тәрбияче. Ярыш командалар сәламләве белән башланып китте. Һөнәрне тап, анаграмма, мәкальләрне дәвам ит, һөнәрләргә ориентлашу, пазл җыю кебек биремнәр катнашучыларның күңеленә хуш килде. Бәйге  Укытучы командасының җиңүе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International