Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Җәлилчеләр җырлары” дигән чара узды. 9нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең биографиясен сөйләделәр, ә барлык егетләр мәшһүр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә куелды.