“Гомеремне бирәм халкыма”

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Муса Җәлил җиде-сигез яшьтән шигырьләр яза башлаган, балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдырган әдип. Тик гомере генә кыска була шул. Фашист Германиясы сугыш башлагач, ул туган илебезне яклап үзе теләп, сугышка китә. Анда дошманнарга каршы батырларча көрәшә һәм чолганыш вакытында каты яраланып дошман кулына эләгә. Әмма әсирлектә дә Муса иҗатын дәвам итә. Әсирлектә язган шигырьләренең берсе “Кызыл ромашка” дип атала...

15 нче февраль көнне балалар белән шагыйрь,Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Гомеремне бирәм халкыма” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International