Район беренчелеге уздырды

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 нче елның 22 гыйнварында  «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге уздырды. 4 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта 124 спортсмен катнашты.

Ярышларга мәртәбәле кунаклар да бар иде. Алар:

Хазипов Нәҗип Нәкыйп улы – Теләче муниципаль районы  башлыгы

Габдрахманов Расих Әхмәт улы - милли корэш буенча Татарстаннын спорт остасы

Арсланов Ирек Мансур улы – ТР мөселманнары диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе

Фазылҗанов Илдар Фәрит улы – шәхси эшмәкәр

Гомумкомандаурыннары:

1 урын- Теләче

2 урын–Арча

3 урын- Кукмара

4 урын – Лаеш районнары

 

Җиңүчеләргә Кубоклар, грамоталар һәм медальләр, акчалата бүләк, җиңүче командага символик бүләк - тәкәгә сертификат, грамоталар һәм  Кубок тапшырылды.

Спорт мәктәбе коллективы бу ярышларны уздыруга спонсор ярдәме күрсәткән Расих Әхмәт улы, Фазылҗанов Илдар Фәрит улына олы рәхмәтләрен җиткерә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International