Сауш мәдәният йортында Бөтендөнья радио көненә багышланган «мәгълүмати җәмгыятькә юл» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья радио көне барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар бу-бәйрәмнең әле "яшь" икәнен белделәр, аны беренче тапкыр 2012 елда гына билгеләп үтткәннәр. Үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1946 елның 13 феврале беренче тапкыр «БМО радиосы» эфирына чыга, аның станциясе Берләшкән Милләтләр оешмасының штаб-фатирында урнашкан.