Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Нургалиева Сәдика Нургали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сәдика апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин Сәдика апага изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.