Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дигән күргәзмә эшләп куелды. Кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б. борынгы җәүһәрләр күргәзмәдә урын алды. “Халыкның рухи хәзинәсе” дигән китап күргәзмәсе дә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлыйк. Сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.
Сугыш чоры балалары – фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Әлеге презентация аша китап укучыларга блокададагы Ленинград балаларына нәрсә кичерергә туры килгәне турында сөйләнде.
79 ел элек, 1943 елның 2 февралендә 200 көн һәм төн дәвамында барган Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көрәшләренең берсе – Сталинград сугышы совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. «Сталинград» сүзе рус армиясенең ныклыгы, рус солдатының батырлыгы синонимына әверелде. Шуны истә тотып Әбде авыл китапханәчесе «Сталинград! Город немеркнущей славы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Балалар Сталинград сугышы - совет гаскәрләренең иң зур җиңүенә ирешкән Икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч көрәше турында белде. Никитина Юлия «На Мамаевом кургане» исемле шигырь укыды. Катнашучыларга «Битва за Сталинград» дигән презентация күрсәтелде. Китапханәдә узган чарага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Бу күркәм дата уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Аның иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?" һәм башкалар. Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан "Татар мифлары" - биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә. Юбилярның әлеге кызыклы китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.
Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә илебез халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәте, йолалары, халык авыз иҗаты турындагы әдәбият, декоратив-гамәли сәнгать китапларыннан торган "Һәр җәүһәрдә халкым мирасы" дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе эшли башлады.
Шулай ук, төрле елларда эшләнелгән самавырлардан “Самавырлар җырласын, халкым моңы тынмасын!” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән экспонатлар формалары, бизәлеш үзенчәлекләре белән аерылып тора, шуларның иң борынгысы 1912 елда, ә иң яңасы - 2019 елда эшләнелгән.
31 нче гыйнвар -2 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбиятыннан республика фән олипиадасының йомгаклау этабы узды. Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан призлы урын яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы.Котлыйбыз!
2022 елның 31 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең район данын Югары Кибәхуҗа, Шәтке, Олы Нырсы урта һәм Баландыш төп мәктәпләреннән 5 укучы яклады. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан (укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы) һәм Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә (укытучысы Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннаф кызы) призер исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Талантлы нечкә күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Укучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.
2022 елның 1 февралендә мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна, Теләче үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәммәтхан кызы белән берлектә районның барлык белем бирү оешмаларының директорлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм ата-аналар комитеты рәисләре белән видеоконференция узды. Әлеге конференция Covid-2019 һәм мәктәп яшендәге балаларны вакцинацияләү темасына кагылды. Рәшидә Мөхәммәтхановна «Үзеңне авырудан ничек сакларга», «Саклану чаралары» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Балаларны вакцинацияләүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты.
Әбде авыл китапханәсе 1 февральдә «По дорогам зимних сказок» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар «Кышкы әкиятләр» конкурсында катнаштылар, «По щучьему веленью», «Зимовье зверей», «Двенадцать месяцев» һ.б. әкиятләрне искә төшерделәр. Укучылар рус һәм чит ил әкиятләре буенча бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан «Снежные сказки волшебной зимы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.