Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1 нче февральдә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2022 елның 18 феврале, җомга

Бу күркәм дата уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Аның иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?" һәм башкалар. Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан "Татар мифлары" - биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә. Юбилярның әлеге кызыклы китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International