"2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы

2022 елның 18 феврале, җомга

Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "2022 ел - Россиядә  халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дигән күргәзмә эшләп куелды. Кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б. борынгы җәүһәрләр күргәзмәдә урын алды. “Халыкның рухи хәзинәсе” дигән китап күргәзмәсе  дә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлыйк. Сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International